Биографиясе

1909 елның 12 (25) гыйнвары, Казан – 1997 елның 29 октябре, Мәскәү.

Россия аллергологлар фәнни мәктәбенә нигез салучы.

Н.Н.Сиротинин шәкерте. Биология укытучысы Д.И.Адоның улы, Н.И.Миславский оныгы.

1931 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли, профессор (1939), 1931 елдан патофизиология кафедрасы мөдире, 1941–1942 елларда педиатрия факультеты деканы, 1952–1986 елларда Н.И.Пирогов исем. 2 нче Мәскәү медицина институтының шул ук исемдәге кафедрасы мөдире.

СССРда беренче булып СССР Медицина фәннәре академиясенең Аллергология фәнни-тикшеренү лабораториясен (НИАЛ) оештыручы һәм җитәкчесе.

Шәкертләре арасында: М.А.Ерзин, А.И.Малкин, Л.М.Ишимова, И.М.Рәхмәтуллин, Д.М.Зөбәеров.

Фәнни иҗаты

Тикшеренүләренең төп юнәлешләре: йогышлы авырулар патогенезы, ялкынсыну, аллергия, аллергик авыруларга диагноз кую һәм дәвалау.

Казан чоры хезмәтләре эритроцитларның аллергик альтерациясе үрнәгендә күзәнәк мембраналары функциясен, аллергия механизмнарын (ацетилхолинэстераз системасын) өйрәнүгә карый. Казанда А.Д.Адо тарафыннан аутоаллергия өлкәсендә беренче нәтиҗәләр алына һәм иммунитет проблемаларына кагылышлы тикшеренүләр башлап җибәрелә.

А,Д.Адо һәм СССР Медицина фәннәре академиясенең Аллергология фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре тырышлыгы белән аллергеннарның күп кенә мөһим төркемнәренең (тузанлы, серкәле, ашамлык төрләренә бәйле, бактериаль һ.б.) нормативлары эшләнә һәм илебездәге специальләшкән аллергология хезмәтендә аллергик авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

Истәлеге

Казан медицина университеты бинасы (Толстой урамы, 6/30) диварына мемориаль такта куела (1999).

Хезмәтләре

К механизму аллергических реакций каротоидного синуса собаки // Материалы к патологической физиологии аллергических реакций: Сборник работ кафедры патологич. физиологии КГМИ. Казань, 1947 (автордаш).

Антигены как чрезвычайные раздражители нервной системы. Казань, 1952.

Общая аллергология. М., 1977.

Частная аллергология. М.,1978.

Әдәбият

Казанский медицинский институт, 1814–1989. Казань, 1989.

Деканы Казанского медицинского университета. Казань, 1997.

Академик АМН СССР А.Д.Адо // Казанский медицинский журнал. 1999. №1.