Евразиянең урман-дала һәм урман зоналарында таралган.

Татарстан территориясендә оя коручы гадәти утрак төр. Каен өстенлек иткән катнаш урманнарда яши.

Ата кошның гәүдә озынлыгы 53–57 см, авырлыгы 1,2–1,8 кг, ана кошлар ата кошлардан кечерәк. Ата затлар яшел яки шәмәхә төсмерле кара, койрык асты һәм канатларындагы «көзге» ак, күзе өстендә шәрә кызыл тап бар, томшыгы кара.

Ана зат кара чуар коңгырт төстә. Көртлек кошның койрыгы кисемтәле.

Полигамнар (пар хасил итмиләр), кечкенә урманнарда, кисенделәрдә һәм яныкларда яши. Күбрәк җир өстендә яшәү рәвеше алып бара, җиңел йөри, яхшы йөгерә; агачларда иркен утыра, биредә исә ул иң нечкә ботаклар буенча да җитез хәрәкәтләнә. Җирдән шаулап очып китә. Башында берничә карт ата кош торган зур көтү (аеруча көз ахырына) барлыкка китерәләр. Кар төшкәннән язга кадәр бер урман буеннан икенчесенә даими рәвештә күчеп йөриләр, куну урыннарын да еш алыштыралар. Карга күмелеп, җирдә төн куналар, кайвакыт кар астында озын юллар ясыйлар. Көтү яз җитү белән тарала: ана кошлар берәрләп, аталар зур булмаган төркемнәр булып яши.

Март башында үзенчәлекле туй җырын ишетергә мөмкин. Кушылу мәйданында ата кош койрыгын җәеп җибәрә, муенын һәм канатларын суза, әйләнүләр белән сикерешләр ясый, шаулап очып китә һәм гел җырлый. Оялары — чыбык-чабык яки куе куаклар астында тирән булмаган чокырчыклар. Май башында ана кош кызыл көрән таплы 6–8 җете кызыл йомырка сала. 21 көннән балалары чыга, беренче айда бөҗәкләр, нигездә, турыканатлылар белән тукланалар; җәен азык буларак — җиләкләр, көзен — бөртеклеләрнең орлыклары; кышын каен һәм зирек алкалары, гөлҗимеш, артыш җимешләре өстенлек итә. Көртлек кошның урмандагы дошманнары: төлке, сусар, тавык карчыгасы

Кәсәбәчелек һәм аучылык спорты объекты.