- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 30 км көньяк-көнбатыштарак, Сөлчә елгасы буенда урнашкан
1651 елдан Малая исеме (бу исемне 1963 елның 13 июленә кадәр йөртә) белән мәгълүм.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1887 елдан), 2 җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 841 дисәтинә тәшкил итә.
Халкы Спас чиркәве приходына керә (Олан авылы).
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Макыл авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда “Новый путь” колхозы оештырыла, 1957 елдан эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз (Рус Макылы авылы, 1970 елда “Знамя Ленина” совхозы итеп үзгәртелә) составында. 1996–2016 елларда “Исаево” крәстиян-фермер хуҗалыгы үзәк утары.
А.П.Исаев (1906–1945) – сержант, Советлар Союзы Герое, туган авылы һәм Казанның бер урамы аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.