Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Буляково исеме белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук арба-чана ясау кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлары буенча – авылда мәчет, XX йөз мәгълүматлары буенча, 2 мәчет һәм мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3671,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Уразмәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Бүләк” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз (Сикия авылы) составына керә. 1991 елда “Бүләк” колхозы булып аерылып чыга. 1995–2005 елларда “Уразмәт” күмәк предприятиесе. 1996 елда “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы составында аерылып чыга.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, китапханә (1940 елдан) бар. 2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Әгълетдинов (1915–1988) – өлкән сержант, Советлар Союзы Герое;

Т.Г.Габдуллин (1934 елда туган) – механика өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, РСФСР, БАССРның атказанган уйлап табучысы;

Н.Г.Гамбәров (псевдонимы Наис Гамбәр) (1947–2005) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.М.Маннанов (1921–2010) – өлкән сержант, Советлар Союзы Герое, Тихвин, Чаллы шәһәрләре һәм Мөслим районының мактаулы гражданы;

М.Г.Хәбибуллин (1947–1995) – язучы.

Халык саны

1859 елда – 576,
1870 елда – 657,
1884 елда – 937,
1897 елда – 969,
1920 елда – 926,
1926 елда – 810,
1938 елда – 910,
1949 елда – 709,
1958 елда – 535,
1970 елда – 467,
1979 елда – 354,
1989 елда – 202,
2002 елда – 143,
2010 елда – 116,
2017 елда – 95 кеше (татарлар).