Биографиясе

1875 елның 25 гыйнвары (6 феврале), Сембер шәһәре – 1944 елның 27 декабре, Ростов-Дон шәһәре.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1899 ел).

1900–1903 елларда Новороссийск университетының Терапия клиникасы ординаторы.

1904 елдан хәрби табиб.

1907–1913 елларда Санкт-Петербург медицина учреждениеләрендә: 1907 елдан Эксперименталь медицина институтында, 1909 елдан Петропавловск хастаханәсендә, 1912 елдан Женева медицина институтында.

1913 елдан Казан университетында, профессор, медицина факультетының табиблек диагностикасы кафедра мөдире.

1916–1931 елларда Варшава университетының госпиталь терапиясе кафедрасында. 1935 елдан Ростов-Дон шәһәрендә Тропик авырулар клиникасы мөдире.

И.В.Завадский Төньяк Кавказда тимгелле тиф (1918–1919 еллар) һәм бизгәк (1920 ел) эпидемияләре белән көрәшүдә катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре организмның рефлектор эшчәнлеге мәсьәләләренә (шартлы рефлексларны тоткарлау һәм яңадан торгызу) карый.

Беренчеләрдән булып бруцеллёз авыруын, аның таралу юлларын һәм авыруга каршы көрәш ысулларын өйрәнә.

Хезмәтләре

К вопросу о судьбе салициловой кислоты в животном организме. Санкт-Петербург, 1909;

Клиника, диагностика и лечение малярии. Москва, 1948.