Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новый Дрожжаной Куст исеме белән мәгълүм.

1860 елларда халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында 6 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 2 мәчет, 2 мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1198,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Чүпрәле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – авылда Будённый исемендәге колхоз (беренче рәисе – Ш.Мөдәррисов), 1931 елда “Байрак” колхозы оештырыла. 1959 елда алар берләштерелгән “Татарстан” (Иске Чүпрәле авылы) колхозына керә. 1963 елда “Россия” колхозы итеп үзгәртелә.

1992 елдан – “Россия” крәстияннәр хуҗалыгы ассоциациясе, 2004 елдан – “Центральное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2011 елдан – колхоз җирләре “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук 9 крәстиян-фермер хуҗалыгы карамагында.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (2007 елдан, 1985 елда оештырылган балалар бакчасы базасында), мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.К.Арсланов (1915–2005) – партия хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватана сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), “Почёт Билгесе” орденнары кавалеры;

М.И.Бахитов (1935–1986) – химик-технолог, химия фәннәре докторы, “Почет Билгесе” ордены кавалеры;

Р.Ш.Исхаков (1928–2007) – инженер-сынаучы, полковник, техник фәннәр кандидаты, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Ф.К.Манеров (1946 елда туган) – табиб, медицина фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, 2 нче дәрәҗә “Ватан алдындыгы казанышлары өчен”, “Кузбасс батырлыгы” орденнары кавалеры;

И.З.Низамов (1935–2018) – хәрби очучы, полковник, СССРның атказанган хәрби очучысы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), “СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен”, 1 нче дәрәҗә Изге князь Александр Невский орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 858,
1897 елда – 1052,
1913 елда – 1320,
1920 елда – 1086,
1926 елда – 982,
1938 елда – 1330,
1949 елда – 781,
1958 елда – 767,
1970 елда – 853,
1979 елда – 828,
1989 елда – 904,
2002 елда – 1051,
2010 елда – 1041,
2018 елда – 1139 кеше (татарлар).