Бик җиңел, көпшәк яки аз гына цементланган, бик вак SiO2 бөртекләреннән тора.

Составында цеолитлар (30% ка кадәр), балчыксыл матдәләр, глауконит, кыр шпатлары бар. Төсе актан коңгырт-сорыга кадәр. Тыгызлыгы 1,2-2,5 мең кг/м3, күзәнәклелеге 70 % ка кадәр.

Трепел чыганаклары диңгез утырмалары белән бәйле.

ТРның көньяк-көнбатышында мезозой утырмаларында очрый.

Цемент сәнәгатендә, адсорбент буларак, җылы саклаучы һәм төзелеш материаллары җитештерүдә һәм башкада кулланыла.