Татарстан Республикасының хәзерге Менделеевск районы территориясендә, Сюгинская тимер юл станциясеннән – 56 км, Тихие Горы пристаненнан 21 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Алабуга районы Бондюг авыл советы, 1935 елдан –Бондюг районы Ленин авыл советы, 1963 елдан Алабуга районы Иске Гришкино авыл советы составында. Халык саны – 388 кеше (1930 ел, руслар), 109 кеше (1956 ел, руслар).

1979 елда бетерелә.