ТАССР Халык Комиссарлары Советының (ХКС) 1938 ел 23 август карары нигезендә ТАССР ХКС (1946 елдан Министрлар Советы) каршындагы Кинофикация идарәсе буларак оештырыла. ТАССР МСның 1953 ел 23 июль һәм 7 август карарлары белән ТАССР Мәдәният министрлыгының Кинофикация бүлеге итеп үзгәртелә, ТАССР МСның 1963 ел 20 август карары белән ТАССР МС каршындагы Кинофикация идарәсе статусында торгызыла, ТАССР ЮС Президиумының 1979 ел 22 август Указы белән исеме ТАССР Кинофикация дәүләт комитеты дип үзгәртелә.

Кино челтәрен үстерү, кинотеатрлар һәм кино кую җайланмаларын төзү һәм төзекләндерү, халыкка кино хезмәте күрсәтү эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра. Канцелярияне, бухгалтерияне, планлаштыру-финанс, ревизия, техник, кадрлар бүлекләрен, методик кабинетны үз эченә ала. ТАССР Кинофикация дәүләт комитеты системасына 37 район һәм 3 шәһәр кино челтәре (шул исәптән Казандагы 14 кинотеатр һәм 55 кино кую җайланмасы, Чаллы шәһәрендәге 5 кинотеатр һәм 58 кино кую җайланмасы), Казан ремонт-сәнәгать комбинаты керә.

ТАССР МСна һәм РСФСРның шундый ук Дәүләт комитетына буйсына. ТАССР Югары Советы Президиумының 1988 ел 31 август Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан республика кино-видео берләшмәсенә тепшырыла.

Рәисләре: В.Н.Макаров (1979–1984), Р.Х.Ногманов (1984–1988).

Автор – Е.Б.Долгов