60 тан артык төре билгеле. Башлыча, Евразия, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 8 төре яши. Тулес (Pluvialis squatarola), алтын шөлди (Pluvialis аpricaria), таш актаручы шөлдиләр (Arenaria interpres), галстуклы шөлди (Chettusia gregaria) һәм башка очып үтүләр вакытында очрый. Тәкәрлек (Vanellus vanellus), яңгыр чыпчыгы (Charadrius dubius) — оя коручы төрләр. Ачык урыннарда оялыйлар.

Кечкенә һәм уртача зурлыктагы кошлар. Авырлыгы 20–60 г. Башы чагыштырмача зур. Томшыгы кыска, нык. Күп кенә шөлди кошларның канатлары озын, очлы, алар тиз очуга җайлашкан. Аяклары кыска. Оясы — коры җир өстендә, тирән булмаган чокырчыклар рәвешендә. 1–4 йомырка сала. Бөҗәкләр, аларның личинкалары, сирәк кенә орлык һәм җиләкләр белән туклана.

Тәкәрлек — спорт аучылыгы объекты.