35 меңгә якын төре билгеле, Россиядә – 300ләп төр.

Татарстан территориясендә төр составы җитәрлек өйрәнелмәгән. Су койрыгаяклылар (Podura aquatica) һәм яшел койрыгаяклылар (Sminthurus viridis) киң таралган. Койрыгаяклылар күбесенчә дымлы урыннарда – туфракта, чери баручы агач төпләрендә, сулык ярлары буенда, агымсыз су өслекләрендә; сирәк кенә – үсемлекләрдә яши. Кайбер төрләре һава температурасы түбән булганда активлар һәм кар өстендә дә күренергә (кайвакыт күпләп) мөмкин.

Гадәттә, вак (1-2 мм) гади бөҗәкләр, сирәк кенә 5-10 мм га җитәләр. Гәүдәсе озынча яки шарсыман. Сулыш системасы юк яки кыскарган. Авыз аппараты кимерүгә яки чәнчеп суыруга җайлашкан.

Отрядның төп аерымлык билгесе – корсагының арткы өлешендә сәнәккә охшаш өстәмә сикерү үсентеләре, алар ярдәмендә исә койрыгаяклылар субстрат яки су өслегеннән этәрелә ала һәм шактый зур сикерешләр ясый. Үсемлек, гөмбә, суүсемнәр, лишайниклар белән туклана.

Нигездә, файдалы бөҗәкләр – минераль һәм үсемлек калдыкларының таркалуына булышлык итәләр.

Кайбер төрләре культуралы үсемлекләргә, шул исәптән теплицаларга зыян китерә.