2 меңгә якын төре билгеле, киң таралганнар; Россиядә 500 гә якын төре яши.

Гәүдәсе 0,3–0,5 мм озынлыкта. Кошларның тышкы паразитлары; тәннәрендә һәм каурыйларында яшиләр, каурый капламы мае, каурый һәм эпидермис кисәкчекләре белән туклана. Кошларның тән тукымасын бозып, личинкалар кайвакыт тире астына керәләр.

Каурый талпаннарының кайбер төрләре тире авырулары һәм каурыйларның коелуын китереп чыгарырга мөмкин.