Биографиясе

1952 елның 14 апрелендә Апас районы Татар Пүчинкәсе авылында туган.

1974 елда Мәскәү автомобиль юллары институтын тәмамлаганнан соң, «КамАЗ» акционерлык җәмгыятендә эшли: инженер-конструктор, идарә җитәкчесе һәм двигательләр проектлаштыру буенча баш конструктор (1988–1995), заводның баш конструкторы (1995 елдан); бер үк вакытта 1996 елдан «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең фәнни-тикшеренү һәм техник үсеш департаменты директорының беренче урынбасары, 1998 елдан «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәге директоры.

Вәлиев катнашында конструкторлык эшләре башкарыла һәм 70 тән артык, шул исәптән 10 база дизель двигательләренең модельләрен һәм модификацияләрен җитештерү үзләштерелә, йөк күтәрүчәнлеге яхшыртылган автомобильләр төркеме эшләнә. Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы, 2 патенты бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге транспорт машиналары төзү өлкәсендәге хезмәтләре өчен  бирелә.

Әдәбият

Хәсәнов О.В. Йөрәктә ут чаткысы // Нур. 1995, 18 май.

Валеев Данис Хадиевич: биографическая справка // Вести КамАЗа. 1995. 2 марта.

Барун В.Н. Ступени. Записки главного конструктора. Наб.Челны, 1997. Книга 1.