9 төре билгеле, Евразия, Африка, Төньяк Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 6 төре бар.

Бөркет (A. chrysaetus) – урманнарда яшәүче гадәти төр, 10 пардан артык ояламый.

Тавышлы зур каракош (A. clanga) – оялаучы сирәк төр, саны оялаучы 5-7 пардан артмый, уртача һәм зур елга үзәннәрендә очрый.

Үләт бөркете (A. heliaca) – оялаучы күчмә кош, барлык районнарда да, күбрәк Кама аръягында күренә.

Дала каракошы (A. rapas), кәрлә каракош (Hieraaetus pennatus), тавышлы кечкенә каракош (A. pomarina) – сирәк очып керүче төрләр.

Гәүдәсе 90 см га, авырлыгы 7 кг га кадәр. Канатлары киң, канат җәеме 2 м га кадәр. Ана һәм ата кошлар бер үк, башлыча, көрән төстә, кайбер төрләренең (бөркет, үләт бөркете) башы һәм җилкәсе аксыл. Барлык кошлар да зур томшыклы, көчле тәпиле, шүре сөякләре каурыйлы, тырнаклары очлы. Агачларда (дала каракошы җирдә) оялыйлар, бер үк ояны еллар буе файдаланалар. Сары-көрән таплы 1-2 ак йомырка сала, алар өстендә исә ана һәм ата кош – икесе дә утыралар. Вак (йомраннар, тиеннәр, су тычканнары) һәм уртача зурлыктагы имезүчеләр (сөркәләр), шулай ук кошлар һәм сөйрәлүчеләр (еланнар, кәлтәләр) белән тукланалар; дала каракошы һәм бөркет үләксәләр белән тукланырга мөмкин.

Бөркет, үләт бөркете, тавышлы зур каракош ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Дала каракошы