Дөнья фаунасында 200 дән артык төр исәпләнә, Россиядә 40 ка якын. Кошларда һәм имезүчеләрдә яши, аларның каны белән туклана.

Олы бөҗәкнең гәүдәсе 3–12 мм озынлыкта, яссы, тыгыз; аякларындагы тырнаклары хуҗаның йонына һәм каурыйларына ябышып торырга ярдәм итә. Канэчкечләрнең күбесе канатлы, әмма канатлары үсеш алмаган, канатсыз төрләре дә очрый. Ана чебеннәр берәр зур личинка сала, ул исә хуҗасы тәненнән башка гына курчаклана. Татарстан территориясендә кошларның 100 дән артык төрендә паразитлык итүче канэчкечләрнең 4 төре билгеләнгән. Аеруча күп санлы төре — Ornithomya avicularia; майдан октябрьгә кадәр кошларда күренә, июльгә «пик» саны туры килә.

Атларда, сирәк кенә мөгезле эре терлектә ат канэчкечләр (Hippobosca equina), поши, кәҗәболаннарда болан канэчкечләр (Lipoptena cervi), сарыкларда канатсыз йонкояр (Melophagus ovinus) паразитлык итә.

Канэчкечләр терлекчелеккә зыян китерә: мәсьәлән, сарыкларның күпләп (бер сарыкка 100 дән артык паразит) зарарлануы уртача көнлек артымны 13,4% ка, йон алуны 20% ка киметә. Канэчкечләрнең тешләве хайваннарны тынычсызлый.

Авыл хуҗалыгы терлекләре арасында канэчкечләрнең бруцеллез, түләмә авыруларын йоктыру ихтималы хакында хәбәрләр бар.