Тарихы

1678 елдан Бачкеева Пустошь буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Алансу исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше һәм мич чыгару тарала.

XIX йөздә авылда бакыр кою заводы эшли. 1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1002,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афанас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән – Зәй, 1977 елның 26 декабреннән – Тукай районында.

Хәзер – Иштирәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Трактор» колхозы оештырыла (1950 елда аңа Аулаш һәм Мартыш авыллары керә). 1958 елдан авылда – Чкалов исемендәге колхоз (үзәк утары – Биклән авылы), 1970 елдан – «Бүләк» совхозы (үзәк утары – Иштирәк авылы), 1997 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2010 елдан «Иштирәк» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1926 елдан – яңа бинада), 1960 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта (яңа бина төзелә), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1984 елдан, 2018 елдан – мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1982 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан, 2018 елдан – мәктәп бинасында), «Сөлейман» мәчете (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Тамчы» балалар театр (2013 елдан, 2021 елдан – үрнәк коллектив, нигезләүчесе – Г.Ф.Һадиева), «Яшьлек» фольклор коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

В.С.Сәйфуллин (1956 елда туган) – табиб, төбәк тарихчысы;

Р.Х.Сәлимҗанов (1952 елда туган) – язучы, «Мәгърифәт» китап нәшрияты (Чаллы шәһәре) директоры (1992–2006);

Ю.Н.Ягъфәров (1925–1994) – агроном галим, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Н.Я.Якупов (1920–1999) – Советлар Союзы Герое, медицина хезмәте подполковнигы, Чаллы шәһәрендәге ул яшәгән йорт фасадында истәлек тактасы урнаштырылган.

Халык саны

1870 елда – 486,
1897 елда – 756,
1920 елда – 1073,
1926 елда – 902,
1938 елда – 954,
1949 елда – 718,
1958 елда – 410,
1970 елда – 508,
1979 елда – 395,
1989 елда – 448,
2002 елда – 540,
2010 елда – 588,
2020 елда – 574 кеше (татарлар).