3 ассемьялыкны үз эченә ала: Anophelinae, Culicinae, Toxochynclitinae. 2,5 меңгә якын төре билгеле, Россиядә 82 төре бар. Татарстанда канэчкеч озынборыннарның 35 төре һәм 3 астөре яши; 2 төр — Anophelinae ассемьялыгына, калганнары Culicinae ассемьялыгына керә.

Гәүдәсенең озынлыгы 4 тән 12 мм га кадәр. Сары, соры, коңгырт төстә. Авыз аппараты — чәнчеп суыра торган хортумчык. Башында бер пар фасетлы күзләр. Корсагы 10 сегменттан тора, күкрәге киңрәк. Аяклары озын. Канэчкеч озынборыннарның үсеше тулы әверелешле (йомырка, личинка, курчак һәм олы бөҗәк фазалары). Ата затлар — үсемлек согы, аталанган аналар кан белән туклана. Кан суырган ана зат агымсыз яки акрын агучы сулыкларга: күл, сазлык, буа, су үсемлекләре күпләп үскән аз сулы елгаларга һәм сусаклагычларга 120 дән 400 гә кадәр йомырка сала. Йомыркалардан чыккан личинкалар органик калдыклар, бактерияләр, микроскопик суүсемнәр белән туклана; үсү дәверендә 3 тапкыр кабыгын сала. Соңгы стадиясендә личинкалар хәрәкәтчел курчакка әверелә; ул су өслегенә күтәрелә, тышча ертыла һәм аннан олы озынборын чыга. Канэчкеч озынборыннар эңгер-меңгердә актив: активлыкның 1 нче «пигы» таң атканда, 2 нчесе (иң күбе) кич белән күзәтелә. Олы озынборыннарның гомер озынлыгы 2–3 атнадан (ата затлар) алып 2 айдан күбрәккә (ана затлар) сузыла. Шушы вакыт эчендә ана затлар 1 дән 4 кә кадәр гонотрофик цикл үтәргә мөмкин, хуҗасына һөҗүм итеп, һәрбер кан суырудан соң йомырка сала. Шулай итеп, майдан сентябрьгә кадәр сезонлы активлык чоры дәвам итә. Канэчкеч озынборыннарның күпчелеге аталанган ана зат яки йомырка фазасында кышлый. Үзәктән җылытылучы күпкатлы биналарда озынборыннар кышкы чорда да активлыкны югалтмый.

Су саркып тору яки грунт сулары фильтрациясе нәтиҗәсендә подвалларда күлләвекләр хасил була, анда исә озынборыннарның личинкалары үрчи. Җилләтү системасы буенча Culex pipiens molestus озынборыннарының ана затлары кешеләр торагына очып керәләр.

Татарстан территориясендә канэчкеч озынборыннар парканатлы паразитлар арасында черкиләрнең төп компонентын (80%) тәшкил итә.

ТРда 4 сусаклагыч төзелү озынборыннарның төр составын үзгәртми, әмма аларның саны шактый арта.

Канэчкеч озынборыннар вируслы, бактериаль, протозой, гельминтоз авыруларын һәм башкалар тарата. Кешегә авыру йоктыра торган озынборыннарның эчке сәбәпләр аркасында 50 дән артык вирус белән агулануы ачыкланган.

ТР галимнәре тарафыннан талпан энцефалиты вирусы циркуляциясендә, сусаклагычлар барлыкка килгәннән соң, Көнбатыш Нил һәм Синдбис йогышлы бизгәк вируслары учакларының формалашуында канэчкеч озынборыннарның катнашы барлыгы исбатлана.