15 төре билгеле, Евразия һәм Африкада таралганнар.

Татарстан фаунасында 4 төре бар. Зур йоклач (Glis glis), бакча йоклачы (Eliomys quercinus), урман йоклачы (Dryomys nitedula), чикләвек йоклачы (Muscardinus avellanarius) республикада аз санда яши. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарның яхшы үскән куаклыкларында, бакчаларда һәм паркларда яшиләр.

Иң зурысы – зур йоклач, гәүдәсе 13-15 см, койрыгы 11-12 см озынлыкта, 110-135 г авырлыкта; иң кечкенәсе – чикләвек йоклачы, гәүдәсе 9 см озынлыктан артмый, койрыгы 7 см, авырлыгы 20 г га якын. Сырты көрән-кызгылт (бакча йоклачы), көрән-соры (зур йоклач), охра-җирән (чикләвек йоклачы), соргылт яисә саргылт-кызгылт (урман йоклачы), асты – саргылт-аксыл.

Бакча йоклачының борыныннан күзе һәм колагы аша кара тап сузылган. Колаклары кечкенә, ялангач. Аяклары кыска, тырнаклары үткен. Күбесенең койрыгы озын төкләр белән капланган.

Барлык йоклачлар эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Агач куышлары алар өчен яшеренү урыны булып хезмәт итә. Кайвакыт агач ботакларында, куакларда оя ясый яки башка кошларның ояларыннан файдалана. Бакча йоклачы еш кына йорт корылмаларына оялый. Кышын 7-8 айга сузылган тирән йокыга тала (исеме шуннан), ул вакытны җир асты өннәрендә үткәрә, аларны үзләре казый яки кимерүчеләр һәм сукыр тычканнарның өннәреннән файдалана. Зур йоклач, берничәсе бергә җыелып, агач куышларында кышлый. Агач һәм куакларның җимеш һәм орлыклары белән (шул исәптән имән чикләвеге, чикләвек, җиләкләр) туклана. Берникадәр хайван азыгын (бөҗәкләр, вак имезүчеләр, кайвакыт кечкенә кошларның йомыркаларын һәм балаларын) ашый. Ана затлар ел саен һәрберсендә 2-8 бала булган 1-2 оя бала китерә. Йоклачлар 5 елга якын яши.

Барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Бакча йоклачы