Евразия, Төньяк Америка, Африкада яши, Австралия һәм Яңа Зеландиядә климатка ярашкан.

Татарстан территориясендә Идел, Кама бассейннарының чиста һәм салкын сулы инешләрендә һәм вак елгаларында (Зәй, Бөрсет, Кече Шомбыт һәм башка) тереклек үтә.

Гәүдәсенең озынлыгы 37 см га кадәр, ян-яктан кысылган. Авырлыгы 0,2-0,8 кг. Башы өске яктан яссыланган. Төсе кара, ян-яклары алтынсыман сары, корсак өлешендә күп санда төрле төстәге тимгелләр бар. Уылдыгын (200 дән 2 меңгә кадәр бөртек) көзен чуер ташлы сай сулы урыннарда чәчә. Умырткасызлар (зоопланктон, бөҗәкләр һәм башка умырткасызларның личинкалары) белән туклана.

Инеш керкәсе буада үрчетү объекты булып тора.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.