Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Зур Кляри, Малавкино, Малавка, Кляри исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда авыл халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, читкә китеп эшләү, бурлаклык, пристаньнәрдә эшләү таралган була.

XX йөз башында 3 җил тегермәне, 1 казна шәраб, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1128,9 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Келәр авылы Архангел Михаил чиркәве приходына карый. Авылда иске дин тарафдарлары да яши (28 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Карамалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Пятилетка» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган «Большевик» колхозы (үзәк утары Олы Карамалы авылында) составында, 1994–2003 елларда – «Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда – «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халык саны

1782 елда – 166 ир-ат;
1859 елда – 407,
1897 елда – 647,
1908 елда – 700,
1920 елда – 653,
1926 елда – 455,
1938 елда – 286,
1949 елда – 190,
1958 елда – 121,
1970 елда – 57,
1979 елда – 31,
1989 елда – 6,
2002 елда – 12,
2010 елда – 10,
2017 елда – 7 кеше (руслар).