7 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк-көнбатыш Афррикада таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Елга чикерткә чыпчыгы (L. fluviatilis) барлык районнарда очрый, сайрар чикерткә чыпчык ( L. luscinioides) һәм гади чикерткә чыпчык (L. naevia) — сирәк төрләр. Сулык ярлары буенда, дымлы болыннарда, бакча һәм паркларда яшиләр. Күчмә кошлар.

Гәүдәсе озынча, 14–17 см. Канатлары кыска һәм киң. Койрыгы киртләч. Томшыгы туры һәм нәзек. Каурый капламы тонык, бер генә төстә, өсте коңгырт, аскы ягы аксыл, еш кына кара чуар. Җитез, хәрәкәтчән кошлар. Чикерткә чыпчыкларның сайравы чикерткәләр черелдәвен хәтерләтә (исеме шуннан). Ачык чокырчыксыман ояларын җирдә яки биек булмаган куакларда коралар. Ак яки алсу 5–7 йомырка сала. Вак бөҗәкләр (башлыча, гөблә, шулай ук яфрак борчачыклары, цикадкалар, филчекләр һәм башкалар) һәм үрмәкүчләр белән туклана. Кышлау урынына өчен август ахырында — сентябрь башында очып китәләр.

Гади чикерткә чыпчык

Гади чикерткә чыпчык

Елга чикерткә чыпчыгы

Елга чикерткә чыпчыгы

Сайрар чикерткә чыпчык

Сайрар чикерткә чыпчык