Кеше һәм күп кенә вак имезүчеләрнең паразитлары.

62 төре билгеле. Бөтен җирдә таралганнар, Татарстанда кайбер урыннарда гына очрыйлар.

Кешедә Trichocephalus trichiuris паразитлык итә.

Ана затның озынлыгы 35–50, ата затның – 30–40 мм. Гәүдәсенең алгы очы җепсыман диярлек, бу паразитка организмга керүне җиңеләйтә. Юан эчәкнең тышчасына кереп, чәчбашлар кан белән туеналар. Фекалияләр белән чыккан мичкәсыман күкәйләрдән тышкы тирәлектә личинкалар җитлегә. Азык яки су белән йотканнан соң, күкәйләр хуҗа эчәклегендә ачылалар, личинкалары чыга һәм бер кая күчмичә бер ай эчендә җенси җитлегәләр. Кеше организмында чәчбашлар берничә ел яшәргә мөмкин.

Трихоцефалёз авыруын китереп чыгаралар.