- РУС
- ТАТ
7 меңнән артык төре билгеле, Россиянең Европа өлешендә 50 ләп төре очрый.
Күбесенчә ачык һәм чуар төстәге күбәләкләр, кайберләреннән тыш, уртача зурлыктагы юан гәүдәле. Түше еш кына ачык төстә, күренеп торган тимгелләре һәм сызыклары бар. Ата затларның мыеклары тараксыман, хортумчыгы кыска. Күбәләк кортлары куе төк белән капланган, күбесенчә үләнчел үсемлекләр белән тукланалар. Күбәләкләр эңгер-меңгердә һәм төнлә актив, сирәк төрләре көндез оча, мәсәлән, канлы аюкүбәләк.
Татарстан территориясендә еш очраучы аюкүбәләкләр: Кайя аюкүбәләге (Arctia coja L.) гадәти – төнлә утка очып килә; еш кына болын аюкүбәләге (Diacrisia sannio L.) һәм бака яфрагы аюкүбәләге (Parasemia plantaginis L.) – дымлы болыннарда яшиләр.
Күп төрләре сирәгәя бара. ТРның Кызыл китабына кертелгән аюкүбәләкләр: авыл аюкүбәләге (Epicallia villica L.), канатларының җәеме 50-60 мм, алгы канатлары кара төстә, ак тимгелләре бар, арттагылары сары төстә, кара тимгелле. Май-июнь-июль айларында оча, күбәләк кортлары кара төстә, башлары кызыл, бака яфрагы, кычыткан һәм башка үләнчел үсемлекләрдә яшиләр. Аюкүбәләк Герның (Caallimorpha quadripunctaria P.) канат җәеме 50-55 мм, алгы канатлары кара төстә, кыйгач ак сызыклары бар, арттагылары кызыл төстә, кара төрткеләре бар, июль-августта көндез дә оча, күбәләк кортлары кара яки соры төстә, аркасында сары яки кызгылт-сары сызыгы һәм як-ягында кызгылт-сары сөялле сары сызыклары бар, бака яфрагы, тукранбаш, кырлыган һәм башка үсемлекләрдә яшиләр; хуҗабикә аюкүбәләк (Pericallia matronula L.), канат җәеме 70-80 мм, куе көрән төстә, июнь-июльдә оча, шулай ук аюкүбәләк Геба (Ammobiota hebe L.), бикә аюкүбәләк (Panaxia dominula L.), кызыл тимгелле аюкүбәләк (Utetheisa pulchella L.) һәм сары аюкүбәләк (Arctia flavia) бар.
Сары аюкүбәләк
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.