Гәүдә озынлыгы 0,21-45 мм. Йомырканы башка бөҗәкләрнең гәүдәсенә салалар, еш кына корбанына атланып (исеме шуннан), аларга личинкаларын яки йомыркаларын тышкы яктан беркетәләр.

Личинкалары тәңкәканатлылар, элпәканатлылар, катыканатлыларда һәм башка бөҗәкләрдә, шулай ук үрмәкүчләрдә паразитлык итәләр.

Җайдаклар арасында аерым бер төргә генә җайлашкан паразитлар очрый. Кайберләре башка җайдакларның паразитлары булып тора.

Чын җайдаклар семьялыгы (Ichneumonidae) төрләргә аеруча бай. 30 меңгә якын төре билгеле (башка бәяләмәләр буенча 100 меңнән артык). Россиядә 2 меңнән артык төре билгеле, Татарстан территориясендә 30 төр, аеруча Netelia agnatus еш очрый.

Җайдакларның личинкалары авыл хуҗалыгы үсемлекләре корткычларында паразитлык итә, аларның санын көйләүче булып тора һәм үсемлекләрне биологик саклауда файдаланыла.

Трихограмма (Trichogramma) ыругының кайбер төрләре яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары корткычларына каршы куллану максатыннан ясалма рәвештә үрчетелә.