Эчтәлек

XVI йөз ахырында Ярославль, Суздаль, Новгород җирләреннән күчеп килгән руслар төпләнгән Питрәч авылында оеша.

Кәсепчелек барлыкка килү авыл янында тимер һәм титан оксидлары катнашмалары булган югары сыйфатлы үзле балчык табылу белән бәйле (майлылыгы, ачык кызыл төсе белән аерылып тора). Вакытлар узу белән чүлмәк җитештерү үсә һәм массакүләм төс ала. Хәтта Питрәч белән янәшә урнашкан Олан, Зур Дүртөйле авылларында да керәч савыт-сабалар җитештерә башлыйлар. Үзле балчык Питрәчтән китерелгәнлектән, аларда да Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелегенә хас технологияләр кулланыла һәм шундый ук савыт-саба формалары эшләнә (бу авылларда үсеш алган һөнәрчелек чүлмәк ясау кәсепчелегенең локаль чыганагы санала). Балчык алына торган урыннарда җиргә казып кереп эшләнгән остаханәләрдә мичләр чыгарыла, чүлмәк ясау түгәрәкләре (гадәттә, аяк белән басып әйләндерелә торган) куела, әйберләрне китерү өчен киштәләр урнаштырыла. XIX йөз башында Питрәчтәге 356 хуҗалыкта 66 чүлмәк ясау йорты һәм берничә кечерәк завод эшли. Алар гадәти савыт-саба ясаучы вак җитештерүчеләр була (XIX йөз уртасына аларның саны 70 кә җитә). Төтен юллыклары торбалары һәм гөл чүлмәкләре җитештерүче ике чүлмәк ясау йорты гына җиһазланышы буенча сәнәгать предприятиеләренә якын тора (аларда, хуҗалардан башка, 2-3 ялланган эшче була).

Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелегенең төп продукциясе тар муенлы чүлмәк, җамаяк, зур чүлмәк, тимер учак, гөл чүлмәге, уенчыклар, чирәп, кирпечтән гыйбарәт була. Көнкүреш савыт-сабаларының формалары аларның кулланылышына карап аерыла. Әйберләр күзгә ташланып тормаган сызыклы орнамент белән бизәлә, өстенә ялтыравык йөгертелә яки шомартыла.

XIX йөз уртасыннан савыт-саба бизәлешендә Казан татарларының үсемлек орнаменты элементлары кулланыла башлый: яфраклар белән аралаштырылган тукранбаш, лалә, төнбоек үрнәкләре һ.б. Татарлар яратып файдаланган алым — бер-берсе эченә урнаштырылган бер типтагы фигуралар ясау алымы кулланыла. Ялтыравык йөгертелгән әйберләрне бизәү XIX йөз ахырыннан модерн стиле сәнгате йогынтысында үзенең ачыклыгы һәм капма-каршы төсләр кулланылу белән аерылып тора. Савыт-саба җитештерүдә, гадәттә, аерым гаиләләр яки берничә кешедән торган ширкәтләр катнаша.

Чүлмәк ясаучы гаиләләр — Сучковлар, Гурьяновлар, Ишимовлар, Мишухиннар династияләре барлыкка килә. Питрәч керәче Пермьдә, Самарада, Әстерханда һ.б. шәһәрләрдә, күпчелеге Казан губернасында сатыла.

1890 елда фәнни-сәнәгать күргәзмәсенә әзерләнү уңаеннан, Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге белән Казан өяз земствосы кызыксына һәм мичләрне төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу өчен акча бүлеп бирә. 1910 елда Казан губернасының земство җыены чүлмәк ясау һөнәрчелегенә әзерләүче Питрәч һөнәр-сәнгать остаханәсен ачу турында карар кабул итә.

Укучыларның беренче хезмәтләре 1912 елда Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсендә югары бәяләнә. Гражданнар сугышыннан соң керәч җитештерү кими, Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге әкренләп сүнә. 1950–1960 елларда аны яңадан торгызу омтылышы уңышсызлыкка очрый. Аерым осталар ХХ йөз ахырына кадәр эшли (Олан авылыннан Ф.Сучков эшләгән тар муенлы чүлмәкләр, кувшиннар, гөл чүлмәкләре 1983 елда Казанда, Республика гамәли-бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә куела).

Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге әйберләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Питрәчтәге туган якны өйрәнү музеенда сакланалар.

Әдәбият  

Бусыгин Е.П., Воробьёв Н.И. Художественные мысли Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957;

Бусыгин Е.П. Русское сельское население Среднего Поволжья. К., 1966;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995.

АвторА.Ю.Махинин