Шуышмалар ешрак комсу су горизонтлары булган балчыксыл токымнарда барлыкка киләләр.

Юылу нәтиҗәсендә сөзәклекләрнең текәлеге арту, шулай ук сөзәклекләр ясаучы тау токымнарының нык юешләнгән булуы шуышу процессы тудыра. Шуышулар вакытында сөзәклектә ярымтүгәрәк уем (шуышма циркы), сөзәклек итәгендә — сөзәклеккә таба авыш террасалар яки кечкенә калкулыклы рельеф хасил була.

Татарстанда шуышу процессының үсеше барыннан да бигрәк геологик-геоморфологик һәм гидрогеологик шартлар белән билгеләнә. Аеруча көчле шуышмалар эшчәнлеге Идел алдының көньягында күзәтелә, аның геологик төзелешендә акбур системасының түбән һәм Юра системасының югары бүлекләренең комсу катламнарында су горизонтлары булган балчыклар катнаша.

Шулай ук шуышмалар республиканың башка районнарында да күзәтелә: Пермь (татар ярусы) һәм неоген системаларының балчыклы-мергельле токымнарында үсеш алган.

Гадәттә, алар 12 тан 30-35 ка кадәрге текәлектәге сөзәклекләрдә барлыкка киләләр, текәлек тагын да зуррак булганда ишелмәләр (зур кисәкле токымнарның җимерелүе) белән алышыналар.

Иң актив шуышмалар Тәтеш шәһәреннән түбәндәрәк Идел елгасы үзәненең юылучан уңъяк биек сөзәклекләрендә таралган. Урыны-урыны белән алар Кама, Вятка һәм башка елгаларның текә сөзәклекләрендә очрыйлар. 0,5 км га һәм аннан артыграк диаметрлы булган цирксыман  шуышмалар өстенлек итә.

Шуышма матдәләр еш кына блоксыман баскычлы структурага ия, балчыклы тау битләрендә сирәк кенә шуышма агымнар барлыкка килә. Явым-төшемнәр күп булган елларда шуышу процессы активлаша, алар исә тау токымнарының нык кына дымлануына, җир өсте һәм җир асты агымнарының көчәюенә китерә.

Урта Идел буендагы кебек, Татарстанда да аномаль интенсив шуышмалар 1979 һәм 1990 елгы күп карлы кышлардан соң күзәтелә.

Коры елларда шуышу процессы көчсезләнә. Шуышмаларның барлыкка килүенә борынгы заманнарда плиоценның гумид климатларында һәм дүртенчел системаның бозлыкара чорында уңай шартлар тәэсир ясый, күмелгән шуышмаларның очравы моңа мисал булып тора.

Шуышмалар торак пунктларга, элемтә юлларына, нефть-газ үткәргечләргә һәм башкаларга куркыныч тудыра.

Шуышмаларга каршы көрәш чаралары: сөзәклек итәкләрен ныгыту (аларны юылудан саклау өчен), җир өсте һәм җир асты суларын дренажлау, шуышма блокларны ныгыту.