Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2221,6 кв.км. Үзәге – Эстәрлетамак шәһәре (Уфа шәһәреннән 130 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 41633 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –9329 кеше (1979 елда – 7349, 1989 елда – 8946, 2002 елда – 8138 кеше).

Районда ундүрт татар, унбер рус-татар, бер татар-чуаш, бер мордва-татар авылы исәпләнә. Иң зур татар авыллары: Бүреказган (2015 елда – 902 кеше, татарлар – 80% артык), Үрге Усылы (756), Талач (713), Кырмыскалы (503).

Татар җәмгыяте тормышы

Татар мәдәнияте үзәге – Бүреказган мәдәният йорты. Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәсе (1995 елдан), Эстәрлетамак районы татарларының милли-мәдәни үзәге (Бүреказган авылы) эшли.

«Миләш» халык бию ансамбле (1972 елдан), «Яшь йөрәкләр» татар җыры халык фольклор ансамбле (1986 елдан), «Тулпар» үрнәк бию ансамбле (Бүреказган авылы, 2002 елдан), «Ядкарь» татар җыры халык ансамбле (Рощинский авылы, 1997 елдан), «Гүзәл» халык ансамбле (Загородный авылы, 1998 елдан), «Ахирәтләр» татар җыры халык фольклор ансамбле (Түбәнге Усылы авылы, 2005 елдан) эшли.

Районның өч мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, ике мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/16 уку елы мәгълүматларына караганда).

«Авыл тормышы» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Эстәрлетамак районында Советлар Союзы Герое Х.Б.Әхтәмов, Социалистик Хезмәт Геройлары С.С.Әскәров, Р.Г.Баһаветдинов, М.З.Гайфуллин, М.С.Хәбибуллин; язучылар И.Н.Насыйров (Имай Насыйри), А.К.Әһлиуллин, К.Я.Тукаева, шагыйрь Р.В.Жданов туган.

Советлар Союзы Герое Д.С.Ногманов, Социалистик Хезмәт Геройлары М.М.Фәйзуллин, Г.Р.Хисмәтуллинның тормышы һәм эшчәнлеге Эстәрлетамак районы белән бәйле.