40 тан артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар. ТР территориясендә ике төре үсә. Җилемле зирек яки кара зирек (A. glutinosa), соры яки аксыл зирек (A. incana) барлык районнарда да.. Елга ярлары буенда, ерымнарда, урман тугайларында үсә.

25 м биеклеккә кадәр җитә. Ябалдашы түгәрәк яки йомыркасыман озынча, кәүсәсенең кабыгы караңгы көрән, соры, шома. Үрентеләре ялангач яки төкле, төрле төсмердә, аксыл яки саргылт ясмыкчыклары бар. Яфраклары чиратлашкан, овал яки түгәрәк, кырыйлары теленмә. Чәчәкләре аерым җенесле: ата чәчәкләр – өч чәчәкле дихазиядән торган озын алкалар; ана чәчәкләрдә чәчәк тирәлеге юк, берәрле кыска башакларда яки 2-6 шар булып чукларда ике чәчәкле дихазия хасил итәләр. Җимеше – бер орлыклы ике канатлы вак чикләвекчек. Апрельдә – май башында чәчәк ата. Җимешләре сентябрь-октябрьдә өлгерә. Җимешләре өлгергәндә ана башаклар тәлгәшләр хасил итеп, җәелеп үсеп китә. Алар күркәләр дип атала һәм февраль-мартта ачыла. Орлыктан, шулай ук үсентедән, кайбер төрләре тамыр үрентесеннән үрчи. Зирек кышка чыдам, дым яратучан һәм туфрак аэрациясенә талымчан булуы белән аерылып тора. 80-100 ел яши.

Урман барлыкка китерүдә әһәмиятле токым.

Сулыкларны саклауда, ярларны ныгытуда һәм урман хуҗалыгында әһәмияте зур: күп кенә башка токымнар тереклек итә алмаган артык дымлы урыннарда үсә; азот белән баетып, туфракны яхшырта.

Зирекнең үзагачы көрән кызыл сыгылучан һәм җитәрлек дәрәҗәдә нык: фанер, агач йорт җиһазлары җитештерүдә, әрҗәләр ясауда кулланыла.

Зирек күркәләрендә дуплау матдәләре, алкалоидлар, органик кислоталар һәм башкалар бар. Күркәләреннән ясалган препаратлар эчне ныгыту, ялкынсынуга каршы һәм кан туктату чарасы буларак; халык медицинасында кабыгыннан һәм яңа җыеп вакланган яфракларыннан ясалган төнәтмә суык тию, ревматизм авыруларына каршы кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.