ТРда барлык ашлыкның 10% ка кадәр өлешен әзерли. Ашлык базарында дәүләт көйләүчесе вазифаларын башкара.

1935 елда Татарстан «Заготзерно» өлкә конторасы Чистай бүлекчәсенең 17 нче икмәк хуҗалыгы буларак нигезләнә. 1957 елда Чистайның 2 нче тегермән заводы белән Чистай он-ярма комбинатына берләштерелә, 1968 елда Чистай икмәк кабул итү пункты итеп үзгәртелә, 1974 елдан хәзерге исемдә, 1994 елдан АҖ, 2016 елдан «Чистай элеваторы» ҖЧҖ. Эшләүчеләр саны 200 дән артык кеше (2015). Предприятие 1936 елда эшли башлый. 1940 еллар ахырында электрлаштырыла, 1950 елларда киңәйтелә һәм тулысынча механикалаштырыла; елга 17 мең т га кадәр арыш оны һәм ярмалар эшләп чыгара. 1971 елда — катнаш азык заводы, 1965–1974 елларда термодатчиклар белән җиһазландырылган 78 силос банкасыннан (һәрберсенең биеклеге 68 м, диаметры 6 м) торган монолит типтагы силос корпусы төзелә.

Силос корпусының сыйдырышлыгы — 50 мең т, ашлык складларыныкы 105 мең т тәшкил итә. Ачык вакытлыча саклау урыннары (Чистай элеваторы барлыгы 250 мең т га кадәр ашлык кабул итәргә сәләтле), көнгә 4 мең т га исәпләнгән 6 киптерү-чистарту башнясы, 3 ашлык һәм орлык цехы, ашлык лабораториясе, елга 60 мең т җитештерү куәтле катнаш азык заводы, причал һәм су транспортына төяү һәм аннан бушату җайланмасы, автомобильләр паркы һ.б. бүлекчәләр (Чистайдан төньяк-көнбатышка таба 9 км ераклыктагы Крутая Гора поселогында урнашканнар), елга 10 мең т җитештерү куәтле тегермән заводы (шәһәрдә) бар.

Чистай элеваторы 120 мең т га якын иген кабул итеп, аны киптерә, чистарта, йогышсызландыра, ашлыкка, фуражга, орлыкка, саклауга һәм озатуга аера; 3,9 мең т югары, 1 нче һәм 2 нче сортлы икмәк пешерү оны, 20 гә якын төрдә 59,6 мең т күп компонентлы катнаш азык җитештерә. Ашлык, башка төрле чимал китерүчеләр һәм продукцияне кулланучылар арасында — Алексеев, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Печищи икмәк продуктлары комбинаты, Казан май экстракциясе заводы, «Биоэнергия» ҖЧҖ (Саратов шәһәре), республика икмәк заводлары, кибетләр.

Предприятие хисабына торак йортлар, 320 укучыга мәктәп төзелә, Крутая Гора поселогы газлаштырыла.

Чистай элеваторының аерым хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 1 кеше ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була, 2 кеше Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: Б.М.Тимербаев (1935–1941), Равинский (1941–1946), Шенталинский (1946–1948), Н.В.Обрядин (1948–1961), В.М.Данилов (1961–1962), К.И.Окунев (1962–1968), В.В.Прохоров (1968–1973, 1983–1986), А.А.Захаренко (1973–1980), Н.И.Ульянов (1980–1983), И.М.Качан (1986–1990), Ф.Ш.Сираҗетдинов (1990–1999), И.Ф.Минсафин (1999–2011), Р.М.Мәхмүтов (2011–2013), Р.Р.Мотыйгуллин (2013 елдан).

Әдәбият           

Хвала рукам, что хлебом пахнут. К., 2001; 

Карташова Л.Б. Заполним закрома хлебом — до неба! // Чистополь и чистопольцы: Из прошлого и настоящего. К., 2004.

Автор  — С.Г.Белов