100 гә якын төре билгеле – Европада, Азиядә, Америкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – гади саз мирты (Ch. Calyculata Moench) үсә. Яшел Үзән, Биектау, Кукмара һәм Минзәлә районнары территориясендә очрый. Торфлы сазлыкларда, йөзмә «үлән-утрауларда» үсә.

30-100 см биеклектәге үсемлек, кыска тамырчалы һәм чук тамыр системалы. Сабагы – соргылт-көрән төстә. Яфраклары ланцетсыман, калын, өске ягы куе яшел, асты күгәрек төсендә. Чәчәкләре вак, аксыл, бүрәнкәле кыңгыраусыман, иенке, бер яклы яфраксыз чукларда. Майда чәчәк ата. Җимеше – тартмачык.

Декоратив, баллы, дару үсемлеге (яфракларыннан ясалган төнәтмә көзәнгә каршы чара буларак кулланыла).

Сарык һәм кәҗәләр өчен агулы үсемлек.