Әлмәт районының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Мәйданы 24,1 мең га, шул исәптән урманнар – 10,8 мең га. Тыюлык территориясе аша Дала Зәе, Урман Зәе, Урсалы елгалары ага.

1971 елда кәжәболаннар санын арттыру максатыннан оештырыла.

Тыюлыкта шулай ук поши, кабан дуңгызы, селәүсен, сусар, ак куян яши.