8 төре билгеле, Евразиядә таралган.

ТР территориясендә бер төре – күпьеллык зибык уты (M. perennis) сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Катнаш һәм ылыслы киң яфраклы урманнарда үсә.

20-30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы озын, шуышма. Сабагы туры, түгәрәк, аскы өлеше яфраксыз. Яфраклары сабаклы, ланцетсыман киң, сабак очында каршыдаш урнашканнар. Чәчәкләре бер җенесле, вак, яшькелт, башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше – каты төкчәле яньчелгән шарсыман тартмачык. Апрель-майда чәчәк ата. Җимешләре май-июньдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив рәвештә (тамырчаның җәелүе) үрчи.

Агулы үсемлек.

Халык медицинасында яфраклары эч йомшарту һәм бәвел кудыру чарасы буларак файдаланыла.