300 гә якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралганнар.

ТР территориясендә 19 төре бар: имәнлек яушаны (V. chamaedris), дарулы яушан (V. officinalis), киң яфраклы яушан (V. teucrium), чишмә яушаны (V. anagallis) һ.б. Урман, болын, елга ярлары буенда үсә.

10 нан 1,5 м га кадәр биеклектәге, шома яки төкчәле сабаклы үсемлек. Сабагы туры, сирәк кенә яткын яки шуышма. Яфраклары бөтен, йомырка- яки ланцетсыман. Чәчәкләре зәңгәр, шәмәхә, чукка җыйналган, сирәк кенә ялгызы яфрак куентыгында. Җимеше – ике оялы тартмачык. Май-августта чәчәк ата. Орлыктан үрчиләр.

Халык медицинасында дарулы яушан, имәнлек яушаны, чишмә яушанының җир өсте өлешләреннән ясалган чәй, төнәтмә, согы бронхит, йөткерү, бөер һәм бәвел куыгы авыртулары вакытында файдаланыла.

Күп кенә төрләре: озын яфраклы яушан (V.Longifolia), басу яушаны (V. agrestis), яткын яушан (V. prostrata) һ.б. – терлек азыгы.

Кайберләре: басу яушаны, фарсы яушаны (персидская) (V. tournefortii) – чүп үләннәре.

Кайбер төрләрен: ак яушанны (V. Incana), киң яфраклы яушанны декоратив үсемлек буларак үстерәләр.