3 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. Россиядә бер төре – гади тәвә каурые (M. struthiopteris) бар.

Татарстан территориясендә ара-тирә барлык районнарда очрый. Дымлы күләгәле урманнарда, урман елгалары һәм инешләре буенда үсә.

Тамырчасы калын, кыска, яфрак сабының калдыклары бар. Яфраклары бик күп, бәйләмгә җыйналган, бер- яки икешәр каурыйсыман, формасы тәвә кошы каурыен хәтерләтә. Споралы яфраклары коңгырт төстә, каурыйсыман; споралы соруслар сеңерчә очында урнашканнар. Июль-сентябрьдә спораларын коя. Вегетатив юл белән һәм споралар ярдәмендә үрчи.

Декоратив үсемлек.

Гади тәвә каурые