150 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда, башлыча, Урта диңгез буенда таралган. ТР территориясендә 4 төре бар. Гмелин тәңкәяфрагы (H.gmelinii) һәм эре чәчәкле тәңкәяфрак (H.grandiflorum) — Кама аръягында; Альп тәңкәяфрагы (H.alpinum) һәм Разумовский тәңкәяфрагы (H.razoumovianum) — республика өчен сирәк төрләр. Нигездә, известь ташлы тау битләрендә үсәләр.

10 нан 120 см га кадәр биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Тамыры үзәк. Яфраклары парсыз каурыйсыман, төпчек яфраклы. Күпчелек чәчәкләре алсу, җете кызыл яки шәмәхә, сары төстә, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — тәңкәгә охшаган (исеме шуннан) бер яки ике — алты яссы яки аз гына кабарынкы өлешле кузак. Май–июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Терлек азыгы.

Гмелин тәңкәяфрагы, Альп тәңкәяфрагы, эре чәчәкле тәңкәяфрак ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр.

Эре чәчәкле тәңкәяфрак

Гмелин тәңкәяфрагы