Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Беренче тапкыр XVII йөз урталары язма чыганакларында телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм читкә китеп эшләү (ирләр шәһәрләрдә кара эшче булып эшләргә, Донбас шахталарына акча эшләргә китәләр) кәсепчелеге тарала.

1886 елда авылда бер сыйныфлы әҗнәби халык училищесе (1890 елга кадәр К.Осипов фатирында урнаша) ачыла.

1890 елда агачтан Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (совет хакимияте елларында ябыла, бинасы мәктәп, ашлык саклау амбары, авыл клубы буларак файдаланыла).

XX йөз башында авылда 10 сәүдә-сәнәгать оешмасы, мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1394,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Зур Аксу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – Сталин исемендәге колхоз (беренче рәисе – Н.Абрамов) һәм “Заря” колхозы (беренче рәисе – Л.Толстой), 1934 елда “2-я пятилетка” колхозы (беренче рәисе – Л.Сюртлин) оештырыла. 1950 елда алар Сталин исемендәге колхозга берләштерелә.

1954 елда – Маленков исемендәге колхоз, 1957 елда – “Мир” колхозы (Зур Аксу авылы), 1963 елда Горький исемендәге колхоз (Зур Аксу авылы) итеп үзгәртелә. 1995 елдан Горький исемендәге күмәк предприятие, 2004 елдан – “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930–1960 елларда авылда май-сыр һәм кирпич заводлары эшли. 1960 елларда кирпеч заводы – табыш бирмәве, май-сыр заводы җитештерү эреләндерелү сәбәпле ябыла.

1983–1986 елларда авыл тирәсендә кирпеч балчыгы чыганагы табыла һәм тикшерелә, 1989 елда ул вакытта проектланган кирпеч заводы өчен балчык чималы заапасларын табу максатында җентекләп тикшерелә. Чыганак сәнәгый үзләштерелү өчен әзерләнә (файдаланылмый).

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда җидееллык мәктәп (беренче директоры – П.Н.Соловьёв) ачыла, 1939 елда – урта, 1945 елда – җидееллык, 1949 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1956 елда мәктәп яны тәҗрибә участогы СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә. 1995 елда мәктәп бинасы яна, 2000 елда яңа бина төзелә.

1963 елдан мәктәптә дендрарий эшли, анда безнең киңлекләрдә сирәк очрый торган агач төрләре бар.

Мәктәп каршында 1996 елдан “Исток” тарих-төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (экспонатлары авыл һәм мәктәп тарихына, чуаш крәстияннәре мәдәниятенә һәм көнкүрешенә, колхозлар оештырылу тарихына, авылның күренекле кешеләренә багышлана; оештыручысы – В.Н.Чернов, җитәкчесе – В.Д.Милляков).

Авылда “Ивушка” балалар бакчасы (1929 елдан ясле төркемнәре була, 1990 елдан мәктәп бинасында урнаша), мәдәният йорты, китапханә (1988 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Сергий Радонежский чиркәве (1991 елдан элекке чиркәү бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында “Уяв” чуаш фольклор коллективы һәм “Аксинка” хореография коллективы (1980 елдан, оештыручысы – Л.Н.Катина), “Солнышко” балалар хореография коллективы (2011 елдан), “Сеспел” театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Е.А.Михеева (1947 елда туган) – инженер-программист, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент, РФнең югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре;

В.В.Теняев (1896–1974) – педагог, мәктәп директоры (1919–1956 елларда мәктәптә эшли), Бөек Ватан сугышында катнаша, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 777,
1911 елда – 1705,
1920 елда – 1726,
1926 елда – 1841,
1938 елда – 2035,
1949 елда – 2481,
1958 елда – 1630,
1970 елда – 2282,
1979 елда – 2033,
1989 елда – 1128,
2002 елда – 928,
2010 елда – 857,
2018 елда – 774 кеше (чуашлар).