4 төре билгеле, Европа, Азия, Африкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – тимгелле түндербаш (C. maculatum) бар. Урман аланнарында, чүп үләне буларак бакчаларда үсә.

Тамыры орчыксыман. Сабагы ялангач, тармаклы, 60-100 см биеклектә, түбәнге өлешендә кызгылт-көрән таплы. Яфраклары кат-кат каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре вак, ак, катлаулы калкансыман чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше – ике орлыкча. Июнь-июльдә чәчәк ата.

Үсемлек составында кониин, кумарин һәм башка агулы матдәләр бар. Тычкан исе килә.

Халык медицинасында тынычландыру, көзән җыеруга каршы һәм авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.

Үсемлекләрнең барлык өлешләре дә кеше һәм хайваннар өчен агулы.