Европа, Азия һәм Африкада үсүче 10 ыругы, якынча 300 төре билгеле. Бер-, ике- һәм күпьеллык үлән, сирәк кенә – куак.

ТР территориясендә 3 ыругы, 5 төре бар. Туры яки тармакланган сабаклы күпьеллык үләннәр. Яфраклары тар, чиратлашкан, бөтен, төпчек яфракларсыз. Чәчәкләре ике җенесле, дөрес булмаган формада, тыгыз башча чәчәк төркемендә. Күп яфраклы тышча белән әйләндереп алынган. Таҗы бүрәнкәсыман, тоташып үскән 5 таҗ яфракчыклы. Җимеше – тыгыз сыланган тышлыклы орлыкча, бер орлыклы.

Зәңгәр тупыйбаш – дару, кыр тупыйбашы, татар тупыйбашы, сары ялмача, исет ялмачасы – декоратив үсемлекләр.

Кайберләре (болын зәңгәр тупыйбашы, татар тупыйбашы) – баллы үсемлекләр.

Кыр тупыйбашы – чүп үләне.

Татар тупыйбашы, зәңгәр тупыйбаш, сары ялмача ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).