Эчтәлек

1550–60 елларда Иделнең сулъяк яры буенда урнашкан җирләр атамасы.

Элек Казан ханлыгы биләмәләрен Идел агымы буйлап 2 якка (Казан һәм Зөя) рәсми рәвештә бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Казан ягы атамасы элекке «Арча ягы», «Болын ягы», «Яр буе ягы» атамаларын алыштыра.

Казан өязе биләмәсенә керә.

Әдәбият

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII вв. (Управление Казанским краем). К., 1982.

Автор – Д.Г.Мостафина