Тарихы

1710–1716 елларда Бәрән пүчинкәсе (хәзер Иске Рәҗәп авылы) буларак, ясаклы татар авылы Яңа Бәрән исеме белән нигезләнә. 1762 елдан – Чичаклы, 1772 елдан – Чичиклов буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чичиклы исеме белән дә искә алына. 1992 елга кадәр Яңа Бәрән дип атала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, арба, тәгәрмәч, көрәк ясау тарала.

Беренче мәчет 1720 елда, икенчесе – 1897 елда төзелә (икесе дә сакланмаган). 1830 елларда беренче, 1898 елда икенче приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 6 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете, рус-татар училищесы (1912 елдан) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1786 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда авыл Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Чәчәкле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “12 лет Октября” колхозы оештырыла. 1930 елда “Кызыл Йолдыз” итеп үзгәртелә. 1998 елда колхоз “Чәчәкле” һәм “Йолдыз” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары (2009 елда икесе дә ябыла) була.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1967–2017 елларда балалар бакчасы эшли. 1938 елда башлангыч дүртеллык, 1939 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган, 2015 елдан Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә (1980 елда яңа бина төзелә).

Мәдәният йорты (1984 елда яңа бина төзелә), китапханә (1967 елдан, 1920 елларда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 113 ир-ат;
1859 елда – 692,
1897 елда – 1343,
1908 елда – 2162,
1920 елда – 1835,
1926 елда – 1244,
1938 елда – 1182,
1949 елда – 954,
1958 елда – 825,
1970 елда – 895,
1979 елда – 760,
1989 елда – 584,
2002 елда – 486,
2010 елда – 445,
2021 елда – 420 кеше (татарлар).