20-25 төре билгеле, Евразия, Төньяк Африка һәм Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – Урал төймәчәчәге (C. uralensis) Идел алдында һәм Кама аръягында очрый. Киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда үсә.

80-200 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска. Сабагы куыш, буразналы. Аскы яфраклары зур, сөңге-йөрәксыман, озын сапларда, өскеләре – утырма, ланцетсыман. Чәчәкләре телчекле, зәңгәр-шәмәхә төстә, калкан-себеркәч чәчәк төркемендә. Җимеше – орлыкча. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Декоратив, баллы үсемлек.

Урал төймәчәчәге