- РУС
- ТАТ
Имәнкискә һәм Турбаслы археология культуралары истәлеге
Актай елгасының (Иделнең сул кушылдыгы) сул ярында, Спас районы Коминтерн посёлогы каршында урнашкан. Коминтерн комплексына керә. 1984 елда Е.П.Казаков тарафыннан ачыла. 80 кабер тикшерелә (2003).
Имәнкискә культурасына караган каберләр артык тирән дә, зур да түгел. Аларда яндырылган мәет сөякләре һәм балчык савытлар табыла. Турбаслы культурасына караган каберләр ингумация йоласы буенча күмелгән. Мәетләр озын һәм киң, кайчак ләхет уелган кабер чокырларына башлары белән төньякка каратып куелган. Аларда шулай ук балчык савытлар, кием-салым, бронза һәм көмештән эшләнгән табыну әйберләре табыла. Бай хатын-кыз каберләрендә атларның баш һәм аяк сөякләре ияр һәм йөгән белән бергә куелган була. Мондый каберләр соңгы чор сарматлар өчен хас. Аларның каберләрендә табылган әйберләр шулай ук Арал буендагы Җетеасар культурасы истәлекләренә охшаш һәм б.э.ның VI–VII йөзләренең 2 нче яртысы, ягъни төрки каганлыклар чорына карый.
Каберлек Куйбышев сусаклагычы сулары белән юыла (су күтәрелгән чакта каберлек утрауда кала).
Казаков Е.П. Коминтерновский II могильник в системе древностей эпохи тюркских каганатов // Культуры евразийских степей второй половины I тысячелетия н. э. (вопросы хронологии). Самара, 1996.
Автор – Е.П.Казаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.