Тарихы

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында Иске Каенсар авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла, 1909 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 726,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Важашур авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Выль Султан” колхозы оештырыла, 1956 елдан – Киров исемендәге колхоз (Важашур авылы), 1962 елдан – “Гигант” колхозы (Пүчинкә-Сутер авылы, соңрак үзәк утары Важашур авылында) (1993 елдан – “Гигант” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Кукмара азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Әхмәтов (1960 елда туган) – “Инвожо” удмурт халык фольклор ансамбле җитәкчесе (1993 елдан), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.К.Баймәтов (1938–2016) – психолог, педагог, психология фәннәре кандидаты, доцент;

Г.С.Сабитов (1915–1993) – шагыйрь, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Халык саны

1859 елда – 207,
1897 елда – 367,
1908 елда – 420,
1920 елда – 450,
1926 елда – 461,
1949 елда – 476,
1958 елда – 404,
1970 елда – 474,
1979 елда – 392,
1989 елда – 282,
2002 елда – 245,
2010 елда – 225,
2017 елда – 214 кеше (удмуртлар).