Биографиясе

1924 елның 12 ноябре, Тәтеш кантоны Әмәкәй авылы – 2001 елның 14 ноябре, Казан шәһәре, Кама Тамагы районында күмелгән.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1947). 1952–1986 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теле грамматикасы, фразеологиясе һәм диалектологиясенә карый. Татар теле диалектларын: Карин (Киров өлкәсе), Глазов (Удмуртия Республикасы), Бәрәңге (Мари Республикасы) һәм Казан арты сөйләшләрен өйрәнү максатында экспедицияләр оештыра. «Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласы» һәм «Татар теленең диалектологик сүзлеге»нең (1969) фәнни мөхәррирләре һәм төзүчеләренең берсе.

Хезмәтләре

Русча-татарча фразеологик сүзлек. Казан, 1959 (автордаш).

Особенности говора Нагорной стороны ТАССР // Материалы по диалектологии. Казань, 1953.

Временные формы глагола изъявительного наклонения в заказанских говорах // Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1974.

Из истории формирования фонетических особенностей татарских говоров Заказанья // Источниковедение и история тюркских языков. Казань, 1978.