100 гә якын төре билгеле, күбесенчә Евразиядә, берничә төре Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре бар: озынча тишмәнут (A. elongata), җепсыман тишмәнут (A. filiformis), эре касәле тишмәнут (A. maxima) һәм төньяк тишмәнуты (A. septentrionalis). Барлык районнарда да очрыйлар. Су буйларында, далаланган тау битләрендә, куаклыкларда, болыннарда үсәләр.

2-20 см биеклектәге берьеллык үсемлекләр. Яфраклары ланцетсыман яки озынча, таралгыда урнашкан. Чәчәкләре вак, алсу, ак, берле яки чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше — вак кара көрән орлыклы шарсыман тартмачык. Апрель-августта чәчәк аталар. Җимешләре июнь аеннан өлгерә башлый. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамыр үсентеләреннән) үрчи.

Халык медицинасында җепсыман тишмәнут һәм төньяк тишмәнуты үләне төнәтмәләре йөрәк, нерв авырулары вакытында, бәвел юлларында таш утырганда кулланыла.

Декоратив үсемлек.