Микробиология өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр үсеше (1910 еллар) И.Г.Савченко, В.М.Аристовский һәм аларның шәкертләре исеме белән бәйле. Беренче тикшеренүләр авыру кузгатучыларны өйрәнүгә, организмның иммун җавап системасын ачыклауга багышлана.

В.М.Аристовский спирохетозларны өйрәнә (морфологиясе, дәвалау, иммунологиясе).

И.Г.Савченко иммунитет реакциясен өйрәнүдә физик-химик юнәлешкә нигез сала (аның фагоцитозны өйрәнү эшләре классик дип санала); ул җәрәхәт инфекцияләрен өйрәнә һәм аларны дәвалау ысулларын тәкъдим итә.

З.Х.Кәримова, Г.З.Хәбирова хезмәтләре (1960–1970) Идел буе төбәгендә лептоспирозларны өйрәнүгә багышлана: лептоспирларның яңа штаммнары ачыла, аларның үзенчәлекләре өйрәнелә, сыек һәм тыгыз туклану җирлегендә аларны үстерү ысулы эшләнелә.

Йогышлы авырулар вакытында фагоцитоз процессларын өйрәнүгә И.Е.Алатырцева хезмәтләре багышлана, ютәлгә диагноз кую һәм иммунологиясен ачыклау Н.Ф.Амфитеатрова тикшеренүләрендә урын ала.

ХХ йөзнең 2 нче яртысыннан микробиологларның тикшеренүләре Казан галимнәре тарафыннан синтезланган фосфорорганик һәм табигый катнашмалардан алынган яңа дару чараларын сынауга, аларның микробларга каршы тотрыклы үзлекләрен өйрәнүгә карый (М.Г.Берим, К.Б.Брудная, Е.К.Наумова, Ш.З.Туктарова, Р.Г.Исхакова, Э.А.Гозман, Т.Ә.Кәримова һ.б.).

Хастаханәдәге йогышлы авырулар, яңа туган бала һәм аналардагы эренле авыруларны булдырмау буенча тикшеренүләрне В.Е.Григорьев, Л.А.Генчиков, Л.А.Козлов һ.б. үткәрәләр; алар бу авыруларны дәвалау һәм булдырмауның яңа схемаларын һәм ысулларын тәкъдим итәләр.