Якынча 15 төре билгеле, Евразия, Американың уртача һәм субтропик поясларында, Төньяк Африкада, Австралиядә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — яфраксыз төче тамыр (G. glabra) Көнчыгыш Кама алдында очрый. Тозлы туфраклы болыннарда, юл буйларында үсә.

50–80 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, күп очракта ботаклы, сирәк кенә бизчекле. Яфраклары чиратлашкан, парсыз каурыйсыман, озынча яки эллипс, яки ланцетсыман, ике яктан да яфракларга ябышкаклык бирүче бизчекләр урнашкан. Чәчәкләре шәмәхә, ботак очындагы куентылы чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — өлгергәндә ачылмый торган туры яки җиңелчә бөгелгән итчел кузаклар. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Тамырларында флавоноид, органик кислоталар, сумала, дуплау матдәләре бар. Алардан сулыш юлларын, ашкайнату системасы авыруларын, ревматизмны дәвалау препаратлары алалар.

Азык-төлек сәнәгатендә сыра, лимонад, квас җитештерүдә файдаланыла.