Биографиясе

1942 елның 3 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Казан музыка училищесен (1962 ел), Казан консерваториясен (1970 ел) тәмамлый.

1968 елдан Казан университетының Татар халык хоры җитәкчесе.

Бер үк вакытта, 1970–1985 елларда, Казан консерваториясенең хор дирижерлыгы кафедрасында укыта, 1975–2002 елларда Татар опера һәм балет театрында хормейстер (1982–1985 елларда баш хормейстер).

1995–2005 елларда Татар гуманитар институтында татар хоры җитәкчесе; шулай ук Казан мәктәпләрендә балалар хорлары белән дә эшли.

Балалар һәм яшьләр хор коллективларын оештыручы һәм җитәкчесе буларак, Рәхимуллин хор белән чыгыш ясауның профессиональ үсешенә зур өлеш кертә.

Әдәбият

Золотое яблоко Ирниса-абый // Казань. 2012. № 11.

Автор – Ф.Ш.Салитова