Биографиясе

1954 елның 24 февралендә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1974, М.Х.Сәлимҗанов остаханәсе), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Киң иҗат диапазонлы, драматик, үткен характерлы рольләрне дә, шулай ук көлкеле, сатирик рольләрне дә бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкара; эшли башлавының беренче елларыннан ук Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов, 1978) һәм Сәрби («Качаклар», Н.Исәнбәт, 1980) кебек бер-беренә охшамаган, капма-каршы характердагы зур образлар тудырып, театрда әйдәп баручы актрисалар рәтенә баса.

Сөйләм интонацияләренең байлыгы, төсмерләр төрлелеге, уйнавының психологик нечкәлеге актрисага көләч, шаян, хәйләкәр Мөршидә («Казан сөлгесе», К.Тинчурин, 1981) һәм юаш, якты күңелле, газаплануның бөтен тирәнлеген кичергән Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин, 1982) образларын зур осталык белән башкару мөмкинлеге бирә.

А.Н.Островскийның «Бирнәсез кыз» (1983) пьесасы буенча куелган спектакльдәге Лариса образы Татарстан театр сәнгатендә зур вакыйга буларак кабул ителә. Героиня белән социаль тирәлек арасындагы драматик конфликтны актриса үз эченә бикләнү, тормыштан тую, читләшү аркылы чагылдыра. Азатлыкка омтылуы, обывательләр һәм икейөзлеләрнең тынчу, черек дөньясыннан котылырга тәвәккәлләве образның лейтмотивы булып тора.

Шәмсегаян образында («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев, 1987) үз героинясының бәхетле, яшь, гашыйк авыл кызыннан вакытсыз картайган, авылын, туганнарын сагынудан саргаеп үлеп баручы хатынга әверелү юлын эзлекле рәвештә үстерә барып, туган җиренә хыянәт иткән кешенең үз гаебен тану фаҗигасен актриса ышандырырлык итеп ачып бирә.

А.Гайнуллина башкаруында Зөләйха образы («Яра», А.Гыйләҗев) тирән психологизм белән бирелгән. Гайни («Бәхетсез егет», Г.Камал), Валентина, Нина («Әниләр һәм бәбиләр», «Илгизәр + Вера», Т.Миңнуллин), Җаникәй («Идегәй», Ю.Сафиуллин), Ренева («Җимерелгән бәхет», А.Н.Островский) образлары социаль-психологик үзенчәлекләрнең кискенлеге белән аерылып торалар.

Тышкы буяуларның саранлыгына, тыйнаклыгына карамастан, актрисаның уены темпераменты, дәрте белән җәлеп итә, бу сыйфат классик репертуардан Катарина, Клеопатра («Тискәрегә авызлык», 1986; «Антоний һәм Клеопатра», 1989, У.Шекспир) образларында бигрәк тә ачык чагыла. Э. де Филиппоның «Гаугалы гаилә» пьесасы буенча спектакльдәге (2000) Роза образы актрисаның күпкырлы сәләтен тулысынча үзенә җыйган характерның асылын ачып салуы белән әһәмиятле; Г.Хугаев пьесасы буенча эшләнгән «Кара чикмән» мюзиклында пластик тәэсирле Буретта образын тудыра; аның бу образда персонажның лирик, драматик һәм комик якларын виртуоз рәвештә һәм ышандырырлык итеп күрсәтә белүе игътибарга лаек.

Тирән тормыш дөреслегенә һәм ачык сәхнә формасына ия буларак, А.Гайнуллина татар театр культурасы үсешенә зур өлеш кертә.

Бүләкләре

РСФСРның К.С.Станиславский исем. Дәүләт бүләге (1991), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2013) лауреаты Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 1996.

Автор – И.И.Илялова