Казан кооператив комитеты органы. 1917 елның маеннан августына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, 5 саны чыга.

«Өмид» басмаханәсендә басыла.

Баштагы 3 саны «Казанская кооперативная жизнь» исеме белән чыга.

Мөхәррире — И.Шадрин. Даими авторлары арасында — А.Хабачёв («Журнал Казанского общества пчеловодства» — «Казан умартачылык җәмгыяте журналы» мөхәррире), Г.Беляков, К.Соловьёв, С.Строителев, В.Полканов.

 Төп бүлекләре: «Хөкүмәт гамәлләре һәм боерыклары», «Россия буйлап», «Губерна буйлап», «Иҗтимагый тормыш», «Кооператив хәрәкәте», «Азык-төлек хроникасы». Басылган язмаларның төп темасы — Казан губерна кооператив берләшмәләренең эшчәнлеген камилләштерү.

Журнал Учредительләр җыенын чакыру идеясен пропагандалый, халыкны «Ирек заёмы»на («Заём свободы») язылырга өнди. Редакция большевиклар эшчәнлеген тәнкыйтьли.

Автор — Т.М.Насыйров